Балык Бистәсе районы полиция хезмәткәрләре «Уылдык» («Нерест») операциясе барышында балык тоту кагыйдәләрен бозучыларга карата 50 беркетмә төзеделәр, 40 тан артык ятьмә алдылар.
Шулай ук браконьерларга карата ике жинаять эше дә кузгатылды. Өч ир–егет Кама елгасының аеруча нык саклана торган зонасында ятьмәләр белән балык тоткан вакытта тоткарланалар. Алардан 100 данәдән артык балык, ятьмә алына. Бу төр җинаять өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү дә каралган.