Балык Бистәсе районы балалар яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең уңышлары ни дәрәҗәдә? Вакытларын бушка сарыф итмиләрме?

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Йөзүчеләребез разрядларын күтәрделәр.

 

Февраль ае ахырында Чистай шәһәрендә йөзү буенча “Кама аръягы лидерлары» дип аталган ачык турнир булып узды. Анда Алексеевский, Нурлат, Чистай, Яңа Чишмә, Азнакай Актаныш, Әлки районнарыннан, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләреннән барлыгы  450 яшь спортчы Кубок, медальләр,грамоталар дәгъваладылар. 

Безнең район данын балалар яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә шөгыльләнүче 15 укучы яклады. Алар җиңүгә омтылыш күрсәтеп уңышлы гына чыгыш ясадылар.

Алексей Захаров (баттерфляй 50 метр), Искәндәр Гарипов һәм Рүзәл Зиннәтуллин (ирекле стиль 100м.) III разряд нормасын үтәделәр. Зәринә Закирова шулай ук 100 метрга комплекслы йөзүдә III разрядын раслады. II разряд алу өчен аңа нибары ике секунд җитмәде. Калган йөзүчеләребез дә 1 һәм 2 нче яшүсмер спорт разрядлары алдылар.

Шулай итеп яшь спортчыларыбыз Татарстан Республикасы беренчелеге алдыннан тиешле нормативларны үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International