Балык Бистәсендә ата–аналар да имтихан бирде

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбендә ата–аналар Бөтенроссия акциясенә кушылып рус теленннән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдылар. Белемнәрен сынап карарга,ә иң мөһиме балаларын нәрсә көткәнне үз күзләре белән күрергә 14 ата–ана  килгән иде. Парта артында төрле һөнәр ияләре утырдылар.

 Аларга район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков фатиха бирде.

Барысыда чын имтихандагыча оештырылган. Әти–әниләр металл эзләгеч рамка аша да уздылар, теркәлделәр, тиешле бланкларны тутырдылар. Аннары 30 минут дәвамында контроль материаллардагы сорауларга жавап яздылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International