17 февральдә Балык Бистәсе авылында яшәүче Ленинград блокадасында булган Шәйхетдинова Минниса Кыям кызын туган көне белән котладылар.
Район җитәкчесе исеменнән район Башлыгы урынбасары Ибрагимов Ильнур Галимович котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызы, Олы Елга авылы жирлеге Бащлыгы Садриев Фәрит Әмирхан улы да кушылды.