Котлы-Бөкәш “Дуслык” балалар бакчасында сугышта катнашкан әби-бабаларыбызны искә алып, почмак ясалды.Шушы көннәрдә исәннәренә истәлекле медаль тапшырылды.Бакчада тәрбияләнүче Минһаҗева Алиянең әбисенә дә зур кунаклар килде.Тыл ветераны Ризаева Фатыйма Шәрәп кызы Җиңүнең 75 еллыгына карата истәлекле медаль белән бүләкләнде. “Без бик күп авырлыклар күргән әбиебез белән горурланабыз ,тыныч көннәрдә дә безгә үрнәк булып яши ,-дип сөйләде Алия үзенең бакчага йөрүче иптәшләренә.

2020 елның 24 марты, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International