2021 елның 26 мартында агротехника техникумында психолог Галиева Гүзәл Илдар кызы белән берлектә һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Чарада психолог булачак абитуриентлар һәм аларның ата-аналары белән бергә ата-аналар өчен иң дулкынландырган һөнәр сайлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Психолог ата-аналар һәм булачак абитуриентлар өчен дә киңәшләр бирде. Дәрес бер сулышта һәм күтәренке кәеф белән узды.
Соңгы яңарту: 2021 елның 31 марты, 12:15