6 январьда Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызы, Масловка авылы җирлеге Башлыгы Егоров Анатолий Иван улы, Масловка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Васильева Татьяна Николай кызын 95 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.
5 январьда халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улы, Олы Әшнәк авылы җирлеге Башлыгы Хуснутдинова Резедә Әхәт кызы, Олы Әшнәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Газизянова Рәшидә Хафиз кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.