9 августта Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улы, Олы Әшнәк авылы җирлеге Башлыгы Хуснутдинова Резедә Әхәт кызы, Олы Әшнәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Хөснетдинова Наҗия Габидулла кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.