"Ел укытучысы-2021”

2020 елның 4 декабре, җомга

2020 елның 4 декабрендэ Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының "Балалар иҗаты үзәге" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе базасында " Ел укытучысы-2021”  Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. Барлыгы 11 педагог катнашты. Җюри әгъзалары үз бәяләрен бирделәр, 3 номинациядә иң яхшы укытучыларны билгеләделәр. "Ел укытучысы” номинациясендә - Башева Ольга Ивановна, Талакова Наталья Игоревна, “Педагогик дебют” номинациясендә -  Мөхәмәтшина Алсу Мирхәт кызы, “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә Загидуллина Диля Нәкиф кызы  иң яхшылары дип табылды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Садиков   Илсур  Мансур  улы җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлады, матур теләкләрен теләде һәм грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International