#МәдәниятЙортыАрхивы.

2020 елның 5 апреле, якшәмбе

Социаль челтәрләрдә #МәдәниятЙортыАрхивы. Барыбызга да мәгълүм булганча, соңгы вакытта мәдәният хезмәткәрләре самоизоляция форматында булып үз йортларыбызда эшебезне башкарырга мәҗбүрбез. Ләкин, безнең моңнарыбызны, иҗатыбызны сез онытмасын дигән теләк белән инстаграм социаль челтәрендә #МәдәниятЙортыАрхивы рубрикасын башлап җибәрдек. Әлеге биттә без Балык Бистәбезнең иң якты йолдызлары чыгышларын урнаштырып, сезнең белән бергә, өйдән дә чыкмыйча концерт карау мөмкинлегенә ия булабыз. Безнең белән бер дулкында булыгыз! Без бит сезнең өчен җырлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International