Солдат - һәрвакыт солдат.

2020 елның 22 феврале, шимбә

Солдат - һәрвакыт солдат.Ватанны саклаучылар көненә багышланган районкүләм чара әнә шундый исем астында үтте.Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов, якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" юбилей медальләре тапшырды. Шулай ук хәйрия марафонына старт бирде.Бәйрәм дәвамында оешма ир-атлары арасында ярыш булды.Җиңүне командалар яулады: 1 урын-МКУ "Мәгариф бүлеге".2 урын-Балык Бистәсе муниципаль районының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге. 3 урын-Балык Бистәсе РЭГСы.Катнашкан һәр командага рәхмәт белдерәбез. Ир-атларга сәламәтлек, уңышлар, озын гомер һәм һәрвакыт безнең белән булуларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International