Балык Бистәсендә районында "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру дәвам итә

16 гыйнвар 2020 ел., пәнҗешәмбе

   «Демография» илкүләм проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләрне, расланган график нигезендә, «Доверие - Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өчен бүлеп бирелгән махсус автомобильдә, Балык Бистәсе муниципаль районының медицина оешмаларына медицина тикшерүе уздыру өчен китерү дәвам итә. Агымдагы елның 9 гыйнварыннан Котлы Бөкәш табиблык амбулаториясендә 76 өлкән яшьтәге гражданга медицина тикшерүен уздырдылар. Бу илкүләм проектта катнашучы өлкән яшьтәге гражданнар үзләренә күрсәтелгән игътибардан бик канәгать һәм медицина учреждениеләренә йөртүне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования