Күгәрчен авылында бадминтон буенча «Балык Бистәсе районының яшь өметләре» (беренче тур)

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

2019 елның 12 октябрендә Күгәрчен авылында бадминтон буенча «Балык Бистәсе районының яшь өметләре» (беренче тур) шәхси район турниры булып узды. Анда Күгәрчен, Балык Бистәсе, Югары Тегермәнлек, Балтачтан яшь бадминтончылар катнашты. Егетләр арасында 1 урынны Самат Нәбиуллин (Күгәрчен), 2 урынны Ирек Сәхәбетдинов (Күгәрчен), 3 урынны Альмир Төхвәтов (Балык Бистәсе) яулады. Кызлар арасында: 1 урын-Алинә Мингарипова (Күгәрчен), 2 урын – Айзилә Сәйфетдинова (Күгәрчен), 3 урын – Динә Сәлахова (Балык Бистәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International