Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

16 сентябрь 2019 ел., дүшәмбе

     15 сентябрьдә Рус Әшнәге авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Батанова Надежда Алексей кызын  90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан,Рус Әшнәге авылы җирлеге Башлыгы Хазиев Вәкил Хашим улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования