«Ышаныч телефоны – синең өчен» дигән акция

2019 елның 14 мае, сишәмбе

2019 елның 13 маенда Балык Бистәсе районы «Доверие – Ышаныч» халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Ышаныч телефоны – синең өчен» дигән акция үткәрелде.

  Акциянең максаты: балигъ булмаган яшьүсмерләрне авыр тормыш хәлендәге ышаныч телефонына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә өндәү.

   Россиядә Халыкара балалар ышаныч телефоны көне ел саен 17 майда билгеләп үтелә.

   Халыкара балалар ышаныч телефоны көне алдыннан, район халкына, бигрәк тә балаларга, «Доверие – Ышаныч» халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә  һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре ышаныч телефонының нәрсә өчен кирәклеге, аның барлыкка килү тарихы, ышаныч телефонының эшләү принциплары турында сөйләделәр.

    Укучылар телефонда эшләүче кешенең нинди сыйфатларга ия булуы, белгечнең тыңлый һәм яхшы, профессиональ киңәш бирә алуы турында белделәр.  

    Акция кысаларында район урамнарында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре шулай ук балаларга һәм өлкәннәргә балалар ышаныч телефоны номерлары язылган флаерлар  тараттылар.

Акциядә – 80 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International