Роман Шәйхетдинов Татарстанның 135 IT-чемпионын смартфоннар белән бүләкләде

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе
  • Казанда республика дәүләт хезмәтләре порталыннан актив файдаланучыларны бүләкләү узды. Бүген Татарстанның яшь it-чемпионнарына ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 135 смартфон тапшырды. Бүләкләү тантанасы «Казан арена»конференц-залында узды. «Сез-чын чемпионнар. Сезнең җиңү-ул республикада нәрсәнедер яхшы якка үзгәртү омтылышы. Конкурста катнашучыларның барысы да яхшы мотивация һәм кәеф бар. Укучыларга конкурста актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәсем һәм киләчәктә дә уңышлар телисе килә», - диде Роман Шәйхетдинов, Яшь җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп. Министр электрон хезмәтләрдән һәрвакыт файдаланырга кирәклеген билгеләп үтте, чөнки алар тормышыбызны җиңеләйтә. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2 миллионнан артык кулланучы теркәлгән инде, бу аның кирәклеге турында сөйли. Роман Шәйхетдинов укучыларга тагын нинди хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерергә мөмкин, һәм киләсе елда бәйгедә үз тәкъдимнәрен кертергә тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International