Район башлыгы Корноухово интернат-йортында булды

11 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

2018 елның 10 октябрендә, Өлкәннәр декадасы кысаларында, Корноухово картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр янында Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов булып китте.

       Илдар Рәшит улы рәхмәт сүзләре, интернат-йортта яшәүчеләр адресына изге теләкләр һәм бүләк тапшырды. 

       Шулай ук балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре, Эльвира Кәримуллина, Рамил Имамов, Сергей Шелков тарафыннан матур концерт әзерләнгән һәм тәкъдим ителгән иде.

       Очрашу җылы дустанә атмосферада узды һәм бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования