Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Акчарлак” балалар-яшүсмерләр приюты хезмәткәрләре, анда тәрбияләнүчеләр, “Доверие-Ышаныч”халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре, Корноухово мәктәбе укучылары картлар йорт-интернатына кунакка килделәр.
Район социаль яклау бүлеге начальнигы Айгөл Вафина барлык өлкәннәргә бәйрәм тәбрикләүләре җиткерде, туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котлады.
Ә балалар өлкәннәргә шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Аларның чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Балалар өлкәннәргә үз куллары белән ясаган истәлекле бүләкләрен дә тапшырдылар. Бу очрашу һәркемдә җылы тәэсирләр калдырды.