Балыкчылар көнен бәйрәм иттек

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Һәр  елны июль аеның беренче атна азагында балыкбистәлеләр Чулман яры буендагы ял паркында балыкчылар көнен билгеләп үтәләр.

Бу бәйрәмнең үз төсмере, үз җиңүчеләре бар. Быел да аның программасы бай һәм кызыклы иде.

Гадәттәгечә бәйрәм балык тотучылар бәйгесе белән башланды. Алар  арасында балыкбистәлеләр белән бергә Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән кайтучылар да катнашты. Кайберәүләр бәхетләрен сынарга гаиләләре белән дә килгәннәр. Ярыш 15 сәгатьтә башланды. Балык тотарга яратучылар яр буйлап урнаштылар. Алар арасында тәҗрибәсе күп булганнар һәм мондый чараларда беренче тапкыр катнашучылар да бар иде. Хөкемдарлар Илнур Гиниатуллин, Илназ Шакиров, Илдар Имамов баш хөкемдар Рәдис Имамов («Дельфин» спорт-сәламәтләндерү үзәге) җитәкчелегендә ике сәгать дәвамында ярышларның барышын күзәттеләр. Көне җилле булу балыкчылар өчен уңайлы булмады. Беренче зур балыкны физика укытучысы Илназ Гайнуллин тотты. Ул тумышы белән Таулар авылыннан, гаиләсе белән Түбән Кама шәһәрендә яши. Беренче тапкыр мондый ярышта катнаша. Илназ фидер, сатып алынган җим файдаланды.

Ә менә сигезенче сыйныф укучысы Илья Решетилов бу ярышларны бер елны да калдырмый, призлы урыннар да яулаганы бар, узган ел тамашачы симпатиясе призына лаек булган. Әтисе аны 3 яшеннән балык каптыру серләренә өйрәткән. Бәйгедә үз яраткан урыны, елгага төшә торган баскычтан сала ул кармагын.

Шакировлар гаиләсе әти-әниләренә кунакка кайткан җирдән катнашалар бу ярышта. Илһам кызы Аделина һәм улы Исламга үзенең осталыгын күрсәтә. Алар калкавычлы кармак белән иделәр. “Ислам алабуга тотты инде”,- диде әти кеше үзенең малае өчен шатланганын яшермичә. Безнең әңгәмә вакытында малай кеше тагын бер балык каптырды. Кәнәгатьләнүе йөзенә чыккан Ислам җим эләктереп  кармагын янәдән ыргытты.

Балык тоту  Балык Бистәсендә яшәүче Анатолий Власовның да яраткан шөгыле. Узган елгы ярышта кызыксындыру призы белән бүләкләнгән.

Ике сәгать барган ярышларның азагы килеп җитте. Бәйгечеләр берәм-берәм үзләренең “табышлары” белән хөкемдарлар янына килә башладылар.  Соңгылары бәйгечеләрнең тоткан балыкларын үлчәп, арадан иң зурысын да билгеләп нәтиҗәләрне ярыш протоколларына керттеләр.

Бу вакытта ял паркында инде зурлар да балалар да җыелаша башлаганнар иде.  Балаларга батутта сикерергә, карусельдә әйләнергә мөмкинчелекләр тудырылган, сату нокталары да эшли. Менә Изге Ана Казан иконасы гыйбәдәтханәсеннән чаң тавышлары ишетелде. Тамашаны алып баручы Рамил Имамов һәм аның яшь ярдәмчесе Сергей Караганов бәйрәмнең тантаналы өлеше башлануын белдерәләр. Алар кулларыннан күгәрченнәр– җирдә тынычлык символларын очырдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Рашат Хәбибуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкче киңәшчесе Александр Гусев һәм “Круг” җәмгыяте җитәкчесе Юрий Караганов балыкбистәлеләрне бәйрәм белән котладылар. Шушында ук әлеге бәйрәмне оештыручылар - Юрий һәм Татьяна Карагановларны да хөрмәтләделәр. Әлеге нык гаилә бергә 32 ел яшиләр,  туган җирләрендә яшәп хезмәт итүче ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә көне уңаеннан әлеге гаиләгә район җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Шулай ук  нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан  балыкчылар бригадасы бригадиры Игорь  Чуплин (1 нче урын),  Олег Самойлов (2 нче урын),  Алексей Соловьев (3 нче урын) һәм сатучы Эльмира Сабирҗанова район җитәкчелеге тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

  • Һәр елны  Казан каласын әзгә генә булса да калдырып сезнең гүзәл табигатьле туган җирегезгә, Чулман елгасына бәйрәмегездә катнашырга киләм. Мин электән әйтә килдем һәм хәзер дә шуны кабатлыйм -  биредә чын балыкчылар яши.  Профессиональ балыкчыларның эше бик тә катлаулы. Кышын да, җәен дә алар Балык Бистәсе, Казан халкы  һәм башка төбәкләр өчен үз эшләрен намус белән башкаралар. Республикада биредә бүген учакта әзерләнгән балык шулпасыннан да тәмлерәк әзерләнгән җир юк. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, - диде Александр Гусев.

Сәхнәдә үзешчән артистлар, биючеләр  чыгыш ясыйлар.  Менә елга киңлекләрендә Нептун да күренде. Аны каршы алуга бик күпләр шатланды. Сәхнәгә балык тотуда җиңүчеләрне һәм призерларны чакырдылар. Беренче урын 1 килограмм 690 грамм балык тоткан Илназ Гайнуллинга бирелде, һәм әле ул шулай ук иң эре (490 грамм) балык тотучы номинациясендә дә җиңде. Икенче урында – Илья Решетилов (400 грамм), өченче -  Ислам Шакиров (390 грамм) булдылар. Кызлар арасында  Аделина Шакирова һәм Лилия Хаҗиева яхшы күрсәткечләр күрсәттеләр. Анатолий Власов  иң өлкән, ә Әмир Сәфәров ярышларда – иң яшь катнашучылар булдылар.Аларның барысына да истәлекле бүләк һәм Грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International