Балык Бистәсе муниципаль районы

Юбилеегыз белән,хөрмәтле ветеран!

07.01.2018

  7 январьда Котлы Бөкәш авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Вәлиуллина Мәчтүрә Хафиз кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Талалаева Мөнирә Роберт кызыннан, Котлы Бөкәш авылы җирлеге Башлыгы Нәҗипов Рәшит Газиз улыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Валеев Ильхам Госман улы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования