Кызганычка каршы, соңгы көннәрдә бөтен ил зур киеренкелектә яши. Һәр кеше, һәр гаилә үз балалары, әти-әниләренең, якыннарының сәламәтлеге өчен борчылып яши. Вирус таралуны булдырмау максатыннан куркынычсызлык чаралары күрелә. Самоизоляция - һәркемне шуңа өндиләр. Ялгыз яшәүче гражданнарга ярдәм күрсәтүне оештыру өчен һәр авылда һәм район үзәгендә штаблар, төркемнәр, волонтерлар командалары булдырылды. Кайнар линиягә Сигнал кергәннән соң, һәр команда оператив рәвештә үз эшен башкара. Аш - су, беренче тормыш кирәк-яраклары, су, дарулар китерү - бу әлеге вируска аеруча дучар булган өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтүнең кечкенә исемлеге. Шуңа күрә, 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар сезгә бик зур үтенеч: #өйдә калыгыз. Волонтерлар сезнең өчен барысын да эшләячәк. Кайнар линия телефоннары буенча мөрәҗәгать итегез: 23204, 22113.

2020 елның 31 марты, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International