Корноухово авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Әфганстан юллары буйлап" дип исемләнгән кичә - очрашу үткәрде, анда укучылар һәм укытучылар гына түгел, авылдашыбыз, әфганчы Сергей Канифатов та чакырылган иде. 1987 елда, аңа, 21 яшьлек егеткә дә Әфганстан юлларында йөрергә туры килә. Корноухово авыл җирлеге Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Альбина Гыйләҗиева да бу чарада котлау сүзләре белән чыгыш ясады, ул үз чыгышында залда утыручыларны тыныч тормыш кадерен белергә һәм бераз рәхмәтле булырга чакырды һәм истәлекле бүләк тапшырды.

2020 елның 14 феврале, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International