21 февраль - ЮНЕСКО карары белән Халыкара туган телләр көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан бүгенге көннәрдә район мәктәпләрендә әлеге бәйрәмгә багышланган күп төрле чаралар уза. Әлеге бәйрәм көн кысаларында 2019 елның 20 февралендә Балык Бистәсе балалар иҗат үзәге базасында да якташыбыз, язучы , журналист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров белән очрашу һәм район мәгариф бүлеге оештырган “Гаффар дәвамчылары” район иҗат бәйгесенә йомгак ясау кичәсе үткәрелде.

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International